Телеграммы и поздравления Республика Татарстан обновлено: 26 апреля 2025 17:17

Муфтий шейх Равиль Гайнутдин поздравил Асгата Сафарова с юбилеем

Муфтий шейх Равиль Гайнутдин направил поздравление на татарском языке крупному государственному деятелю, руководителю аппарата президента Республики Татарстан Асгату Сафарову в связи с 60-летием:

 

Татарстан Республикасы Президенты

Аппараты җитәкчесе

Әхмәт улы Әсгать Сәфәровка

 

Мөхтәрәм Әсгать әфәнде!

 

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихлас калебемнән котлыйм! Татарстан Республикасы һәм татар халкы өчен күрсәткән тырышлыкларыгыз, күпьеллык хезмәтләрегез Аллаһ каршында булып, Раббыбыз Сезне ике дөнья бәхетенә ирештерсен дия догада торам.

 

Татар милләте һәм аның туплану, бердәм үсеше ноктасы буларак Татарстан Республикасы соңгы елларда зур уңышларга иреште. Республика җитәкчелегенең, махсус алганда Президент Рөстәм Миннихановның карарларын гамәлгә куюда, тормышка ашыруда Сезнең өлешегез биниһая зур вә алыштыргысыз. Татар халкының рухи үсешендәге яңа бер баскыч булучы юбилей - Идел буе Болгар дәүләте халыкларының исламны кабул итүләренең 1100 еллыгын Татарстанда лаеклы уздыруда да Оештыру комитетының рәисе урынбасары буларак өметләр Сезгә багланган.

 

Алда торучы изге һәм файдалы хезмәтләрегездә Аллаһ Раббыбыз Үзе Сезгә ярдәмче булсын, дөньялыкта саулык-сәламәтлек, гаилә тынычлыгы вә иминлеге белән бүләкләсен дигән догада,

 

Мөфти шәех Равил Гайнетдин,

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

Россия мөфтиләр шурасы рәисе

Читайте также

Итоги
Новости, чтения, курсы
notification icon
Включить уведомления о времени начала намазов в Москве?
Для этого необходимо разрешить уведомления с сайта.