Телеграммы и поздравления обновлено: 26 апреля 2025 23:44

Поздравление руководителю мусульманской общины Финляндии Атику Али

Глава мусульман России муфтий шейх Равиль Гайнутдин поздравил с 55-летием руководителя мусульманской общины Финляндии Атика Али:

Финляндия Ислам җәмәгате рәисе

 

Атик Алига

 

Мөхтәрәм Атик Али әфәнде!

 

Рөхсәт итегез сезне Русия мөселманнары һәм үземнең исемемнән 55-яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәргә!

 

Финляндия Ислам җәмәгате рәисе буларак, сез динне, татар телен һәм культурасын саклауда зур өлеш кертәсез. Тәҗрибәгезне уртаклашуда һәм хезмәттәшлек өчен сез һәрвакытта ачык. Шәхсән үзегез һәм фин татарлары үрнәк буларак дөньядагы татар халкының ихтирамына лаек булдыгыз.

 

Киләчәктә яңа уңышлар, нык иман, корычтай сәламәтлек, бәхетле гомер һәм Аллаһы Тәгаләнең юлында армый-талмый хезмәттә булуыгызны телибез!

 

Кабат саләм hәм ихтирамыбызны белдереп,

 

Мөфти шәйх Равиль Гайнетдин,

 

Русия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең рәисе,

 

Русия мөфтиләре Шурасы рәисе

Читайте также

Итоги
Новости, чтения, курсы
notification icon
Включить уведомления о времени начала намазов в Москве?
Для этого необходимо разрешить уведомления с сайта.