Соболезнования Нижегородская область обновлено: 09 июня 2025 17:49

Соболезнования в связи с кончиной муэззина и имама села Большое Рыбушкино Нижегородской области

Муфтий шейх Равиль Гайнутдин выразил соболезнования в связи с кончиной муэззина и имама села Большое Рыбушкино Нижегородской области Хайдара хазрата Халилуллина: 

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте вә шәхсән үз исемемнән Түбән Новгород өлкәсенең өлкән буын дин әһелләре вәкиле, дистә еллар Зур Ырбишча авылы мәчетләрендә мөәзин вә имам булып торган мөхтәрәм аксакал Хәлил улы Хәйдәр Хәлилуллин вафаты мөнәсәбәтле туганнары вә якыннарының, мәхәллә вә авылдашларының тирән кайгысын уртаклашам.

 

Аллаһ Раббыбыз Хәйдәр хәзрәтнең дин юлындагы ихлас  хезмәтләрен кабул кылып, гөнаһларын кичереп, каберләрен нурлы кылып, Кыямәт көнендә киң рәхмәтеннән бүләкләсә иде дия догада торам. Якыннарына исә күркәм сабырлыклар, түземлек телим.

 

إنا لله وإنا إليه راجعون

 

Барчабыз да Аллаһыдан килдек вә Аңа кайтачакбыз.

 

Мөфти шәех Равил Гайнетдин,

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе

Читайте также

Итоги
Новости, чтения, курсы
notification icon
Включить уведомления о времени начала намазов в Москве?
Для этого необходимо разрешить уведомления с сайта.