Соболезнования Тверская область обновлено: 04 ноября 2025 03:26

Соболезования в связи с кончиной бывшего председателя Совета НКА татар Тверской области Реваза Ернеева

Соболезования председателя Духовного управления мусульман РФ муфтия шейха Равиля Гайнутдина в связи с кончиной бывшего руководителя Совета НКА татар Тверской области Реваза Ернеева:

 

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте вә шәхсән үз исемемнән Тверь өлкәсе Милли-мәдәни автономиясенең элекке җитәкчесе Реваз Касыйм углы Ернеев вафаты мөнәсәбәтле туганнары вә якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. 

 

Реваз әфәнде иманлы, акыллы, ягымлы, хезмәт сөючән кеше иде. Озак еллар Тверь өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясен җитәкләде, Тверь өлкәсе Диния нәзарәте советы әгъзасы булып торды.

 

Аллаһ Раббыбыз дин кардәшебезнең гөнаһларын кичереп, каберләрен нурлы кылып, Кыямәт көнендә киң рәхмәтеннән бүләкләсә иде дия догада торам. Якыннарына исә күркәм сабырлыклар, түземлек телим. 

 

إنا لله وإنا إليه راجعون

 

Барчабыз да Аллаһыдан килдек вә Аңа кайтачакбыз.

 

Мөфти шәех Равил Гайнетдин,

Россия Федерациясе мөселманнары

Диния нәзарәтенең рәисе

Читайте также

Итоги
Новости, чтения, курсы
notification icon
Включить уведомления о времени начала намазов в Москве?
Для этого необходимо разрешить уведомления с сайта.