Анонсы обновлено: 26 апреля 2025 07:44

«Кыйммәтләр үзгәрү шартларында дин, бердәйлек һәм интеграция»

XI Халыкара мөселман форумы

14-16 декабрьдә Лондонда (Бөекбритания) «Кыйммәтләр үзгәрү шартларында дин, бердәйлек һәм интеграция» XI Халыкара мөселман форумы уздырыла

Әлеге форумны Халыкара мөселман форумы, Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Әл-Мостафа халыкара университеты (Иран) һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Форум эшендә халыкара дини оешмаларның җитәкчеләре һәм вәкилләре, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү оешмаларының әйдәп баручы галимнәре, Европа, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка, Көньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк Америка илләренең хакимият һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Дини-иҗтимагый форума түбәндәге темаларны үзәккә куя:

  • Коръәни гуманлык — мөселман һәм мөселман булмаган халыкларның үзара тыныч яшәү нигезе;

  • цивилизацияләр һәм конфронтацияләр арасында диалог;

  • традицион дини-әхлакый кыйммәтләрне саклау;

  • глобальләшү нәтиҗәсе буларак җәмгыять кыйммәтләре һәм нормалар системасы үзгәреше;

  • халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләре югалу шартларында дини һәм рухи-әхлакый таләпләр;

  • мәгълүмати сугыш формасы буларак, изге корылмаларны һәм дини хисләрне мыскыл итү;

  • өммәтнең бүгенге торышы турында фикерләшү;

  • бүгенге мөселман өммәтендә мораль-этик дезориентация;

  • террорлык куркынычы һәм эсктремизмга каршы тору;

  • качаклар проблемасы, мөселман һәм мөселман булмаган халыкларның хокукларын яклау;

  • радикальләшү проблемасы;

  • исламның төрле агымнары арасында үзара бәйләнешне ныгыту .

Форум кысаларында чит ил кунаклары белән көнүзәк мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашу, Британия руханилары белән элемтә урнаштыру, уртак мәдәни-мәгърифәти һәм фәнни проектларны планлаштыру күздә тотыла. XI Халыкара мөселман форумында катнашучыларның видеофильмнарын һәм китапларын тәкъдим итү оештырылачак.

Форум берничә форматта үткәрелә. Аның төп өлеше докладлар белән чыгыш ясау һәм тыңлаучыларның сорауларына җавап бирүдән гыйбарәт. Форум көннәрендә яшьләр өчен түгәрәк өстәл оештыру да каралган.

Форум материаллары Халыкара мөселман форумының рәсми басмалары: Халыкара мөселман форумы сайтында һәм альманахында, «Минарет Ислама» журналында дөнья күрәчәк.


Оештыру комитетына форумда катнашу хакында хәбәр итүне сорыйбыз.

Форум үткәрү урыны: «Савой» кунакханәсе, адрес: 189 Strand, London, WC2R 0ET, UK.

 

КОНФЕРЕНЦИЯНЕҢ ЭШ ПЛАНЫ

(Эш планына үзгәрешләр кертелергә мөмкин)



Эшчәнлек төре

Урыны

Вакыты

14 Декабря

Катнашучылар килү

‘The Savoy Hotel’

14:00дән

Кичке аш

 

19:00

15 Декабря

Иртәнге аша

The River Room

07:45-09:30

Регистрация

The Lancaster Ballroom

09:00-09:45

Чараны ачу тантанасы

The Lancaster Ballroom

10:00-10:30

Панель 1

The Lancaster Ballroom

10:30-13:00

     

Төшке аш (швед өстәле)

The River Room

13:00-15:00

Түгәрәк өстәл

The Parlour Room

15:00-17:30

Панель 2

The Lancaster Ballroom

15:00-17:30

Буш вакыт

«The Savoy Hotel»

17:30-19:30

Кичке аш

The Lancaster Ballroom

19:30-23:00

16 Декабря

Китү

Форумда катнашу өчен заявка тутыру
Заполнить заявку на участие в форуме (rus) | Fill in the application form for participation in the forum (eng)



Читайте также

Итоги
Новости, чтения, курсы
notification icon
Включить уведомления о времени начала намазов в Москве?
Для этого необходимо разрешить уведомления с сайта.